Ата-ана һәм бала мөнәсәбәте буенча сөйләштеләр

2018 елның 25 мае, җомга

 

2018 елның 25 маенда “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең  гаилә  һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Йолдыз Вафина һәм Гөлия Мифтахова  тарафыннан  УФСИН белән берлектә бала һәм ата- аналар мөнәсәбәтләрен чагылдырган чара үткәрелде.

Чаранын төп максаты: ата –аналарга балалар белән аралашу һәм тәрбия бирүнең әһәмиятен аңлату. Проект барышында  “Ата- аналар һәм балалар мөнәсәбәтләре” темасына   лекция дә яңгырады.

Социаль педагог А. Я. Варга, В. В. Столин сораулыклары буенча тест оештырылды. Тест нәтиҗәләре буенча әңгәмә үткәрде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International