«Апрель» тернәкләндерү үзәге остаханәсендә балалар эшкә өйрәнә

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

Казанның «Апрель» тернәкләндерү үзәге остаханәсендә полиграф продукция әзерлеү эше җайга салынган. Биредә пособияләр, дәресләр өчен материаллар, фикер үстерүгә юнәлгән альбом һәм карточкалар җитештерелә.

Остаханәдә алып барыла торган хезмәтләрне, биредә тәрбияләнүче сәламәтлекләрендә тайпылышлар булган балалар башкара.

"Безнең остаханәдә үтүче дәресләрдә иң мөһиме – биремнәрнең практик юнәлгәнлеге, көндәлек тормышта кирәкле күнекмәләр формалаштыру, - ди үзәк белгечләре. - Балалар эшләү технологияләрен генә үзләштереп калмый, ә үз эшләренең нәтиҗәсе өчен җаваплы булырга, биремнәрне ахыргача сыйфатлы башкарырга һәм коллективта эшләргә өйрәнә".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International