Югары Осланда Муниципаль социаль-реабилитацион консилиум

2018 елның 17 августы, җомга

Бүген Югары Ослан районының “Өмет утрауы” халыкка социаль  ярдәм күрсәтү үзәгендә профилактика субъектлары катнашында чираттагы муниципаль социаль-реабилитацион  консилиум утырышы үтте.

Беренче мәсьәлә булып 3 балигъ булмаган бала булган ведомствоара учетта торучы гаиләнең  реабилитация программасының башлангыч этабының нәтиҗәләре  турында сүз алып барылды,  гаиләне  төп этапка күчерү турында карар кабул ителде.

Алга таба утырыш барышында, ике балигъ булмаган балалы  гаиләне  уңай динамика белән  ведомствоара исәптән төшерү турында мәсьәлә каралды. Комиссия әгъзалары әлеге мәсьәләне хупладылар  һәм гаиләне ведомствога  исәпкә  күчерү турында карар кабул иттеләр.

Соңгы мәсьәлә булып ике балигъ булмаган балалы гаилә турында  “Социаль-куркыныч хәлдә булган гаилә һәм балалар” мәгълүмат системасына килгән  сигнал картасын  карау  булды. Гаиләдә булган ситуацияне тикшерү максаты белән  ведомствоара патронаж  ясау турында  карар кабул ителде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International