Татарстан халкы министрлык эшчәнлеген билгеләүдә катнаша ала

2018 елның 21 сентябре, җомга

Татарстанда дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын, аларның үтәлешенә иҗтимагый контрольне халык катнашында формалаштыру буенча сынау проекты старт алды.

Проект  хакимият органнарының һәм дәүләт программаларының тармак стратегияләрен исәпкә ала. Киң җәмәгатьчелекне, экспертларны  һәм халыкны җәлеп итеп, киләсе елга ведомстволар эшенең иң мөһим юнәлешләрен һәм индикаторларын билгели. Татарстан халкы министрлык эшчәнлеген билгеләүдә катнаша ала.

Проектта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау;  Сәламәтлек саклау; Мәдәният ; Мәгариф һәм фән министрлыклары катнаша. Һәр министрлык өчен эксперт төркемнәре составы ТР Иҗтимагый палатасы тарафыннан билгеләнде.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында шулай ук экспертлар төркеме расланды. Анда медицина фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре Таишева Лилия Әхәт кызы, Казан дәүләт медицина университетының Социаль эш факультеты деканы, икътисад теориясе һәм социаль эш кафедрасы мөдире Максимова Маргарита Николаевна, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлек идарәсе киңәшчесе, Татарстан Республикасының атказанган социаль яклау хезмәткәре Мишина Любовь Николаевна, «Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте» Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татар республика оешмасы рәисе Ганибаев Рифат Шаһит улы һәм «Татарстан Республикасының күп балалы гаиләләре» региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Кузнецов Артем Викторович керде.

Алга таба кергән тәкъдимнәр иҗтимагый советлар тарафыннан карап тикшереләчәк һәм бер ай дәвамында ТР Дәүләт хезмәтләре порталының «халык арасында сораштыру» сервисында узачак ачык онлайн-тавыш бирүгә чыгарылачак. Бу этапта халык өстенлекле булып торган максатлар һәм бурычлар өчен тавыш бирә, шулай ук үз вариантларын тәкъдим итә алачак.

Сораштыру нәтиҗәләре буенча күпчелек тавыш җыйган максатлар һәм бурычлар буенча тәкъдимнәрнең яртысы сайлап алыначак. Һәм инде алардан иҗтимагый советларның йомгаклау утырышларында киләсе елга министрлык эшенең биштән алып җидегә кадәр өстенлекле юнәлеше билгеләнәчәк.  Фикер алышуда кызыксынган барлык кешеләр, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чаралары һәм гражданнар катнаша ала.

Сынау проектын гамәлгә ашыру моның белән генә тәмамланмый. Республика халкының куелган максатларга һәм бурычларга ирешүен контрольдә тоту мөмкинлеге булачак. Хакимият органнарының аларны гамәлгә ашыру һәм расланган индикаторларның йомгаклау үтәлеше буенча мәҗбүри хисап тоту каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International