Лениногорск мәктәп балалары нефть музеенда булды

2018 елның 19 октябре, җомга

Лениногорск шәһәре мәшгульлек үзәге тарафыннан "Нефть музее"на экскурсия оештырылды. Анда мәктәп укучылары катнашты.

Укучыларга нефть сәнәгате үсешенең башлангычлары турында экскурсовод Әлфия Гайфетдинова сөйләде. Балалар экскурсоводны бирелеп тыңлады һәм нефть төбәге үсеше турында үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Икенче чара "Конструктор бюросы" да мастер-класс булды, анда балалар 3D конструкцияләрне проектлауда яңалыклар турында белделәр. Шулай ук алар реклама өчен баннерлар әзерләү һәм башка төр хезмәтләр белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International