"Тургай" приюты Казанда котлау тантанасында булдылар

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

Минзәләнең "Тургай " балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты 20 ноябрьдә Казанда узган "Ребенок в мире прав" - "Бала хокук даирәсендә" дигән мәгълүмати - социаль видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.

Учреждение исеменнән Диана Красильникова җитәкчелегендә приютта тәрбияләнүчеләр Булат Самаркин һәм Александр Кузнецов чыгыш ясады. Конкурста актив катнашкан өчен коллектив Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы, шулай ук диплом, бүләк сертификаты һәм катнашучы таныклыгы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International