Нурлатта  вакансияләр ярминкәсе үтте

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

Нурлат шәһәренең халык мәшгульлек үзәгендә   вакансияләр ярминкәсе уздырылды. Ярминкәгә эшсез гражданнар һәм эш эзләүчеләр чакырылды.

Бу көнне үзләрнең вакансияләрен 5 оешма тәкъдим итте.  Алар арасында “Почта России” ФГУП, “Перспектива” ҖЧҖ, "Нурлат урман хуҗалыгы” ДКУ,  "Росгосстрах" ААҖ  бар иде.

Алар почтальон, бухгалтер,  штукатур-буяучы, иминиятләштерү буенча агент һәм башка эш урыннары тәкъдим итте.

Ярминкәгә  48 кеше килде, аларның 33 е хатын-кызлар. Эшкә урнашуга 13 юллама бирелде. Теләүчеләр  халык мәшгульлек үзәге белгечләреннән хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү закон буенча консультация алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International