Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә Инвалидлар декадасы чаралары уза

2018 елның 7 декабре, җомга

Инвалидлар декадасы уңаенан Питрәч районы "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагында торучы инвалидларны тәбрикләде. Гражданнарга истәлекле бүләкләр тапшырылды, алар адресына җылы сүзләр һәм теләкләр яңгырады.

Декада кысаларында чаралар ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы барлык учреждениеләрдә үткәрелә. Минзәләнең "Умырзая" балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнүчеләр хәйрия күргәзмәсе-сатуга әзерләнә. Социаль-көнкүреш тернәкләндерү һәм столяр остаханәсе бүлмәләрендә балалар йомшак уенчыклар тегү белән шөгыльләнә, агачлардан эшләнмәләр ясыйлар.

Мондый дәресләр балаларда шәфкатьлелек, игелек һәм хезмәт сөючәнлек тәрбияли, шулай ук вак моторика үсешенә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International