Республиканың социаль приютларында балаларны игелеккә һәм мәрхәмәтлелеккә өйрәтәләр

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан  Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы балалар һәм яшүсмерләр социаль приютларда педагоглар һәм тәрбиячеләр төрле чаралар, экскурсияләр, иҗади дәресләр һәм әңгәмәләр үткәрә.

Шушы көннәрдә Әгерҗе районының "Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен "Кышкы урманга сәяхәт" дигән күңел ачу чарасы узды.

Тылсымлы таякчык ярдәмендә балалар "җәнлекләргә әверелде" һәм урманга, кышкы аланга чыкты. Балалар үзләренең персонажлары өчен мимика һәм хәрәкәтләре белән әкияти матурлык арасында ничек яшәүләре турында сөйләде.

Табышмаклар, презентация, дидактик һәм хәрәкәтчән уеннар балаларның танып-белү активлыгын һәм иҗади карашларын формалаштыруга ярдәм итте.

Түбән Каманың "Балкыш" социаль приютында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны табигать белән таныштыру буенча чаралар комплексы оештырылды. Шулай итеп, "Цветалия иле" программасын тормышка ашыру кысаларында балалар кишәрлектә үсә торган агачларны белергә һәм атарга өйрәнде, үсемлекләр турында аларның тасвирламалары буенча таныдылар, табышмакларга җаваплар бирделәр. Барлык биремнәр һәм күнегүләр туган як табигатенә сак караш тәрбияләүгә юнәлтелгән.

Хайваннар дөньясына мәхәббәт уятырга экскурсияләр булыша. "Һөнәри юнәлеш бирүче калейдоскоп" программасын тормышка ашыру кысаларында "Минем хыял һөнәре" дигән темага "Балкыш" социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Актай" ат-спорт мәктәбенә экскурсиягә барды.

Балалар ат спорты һәм ат тормышы турында бик күп яңалыклар белде. Шулай ук аларга ат үрчетүче һөнәрләр һәм атлар тренеры турында да сөйләделәр. Экскурсия ат үрчетүче һөнәре турында белемнәрне киңәйтү, шулай ук хайваннарга мәхәббәт һәм мәрхәмәтлек тәрбияләү максатыннан үткәрелде.

Әдәби һәм музыкаль әсәрләр, мәкальләр, әйтемнәр әхлакый сыйфатлар формалаштыруга ярдәм итә. Әйтик, шушы көннәрдә Питрәч районының "Шатлык" приютында "әдәплелек тәрбия нигезе буларак " дигән әхлакый тәрбия буенча төркемле дәрес узды. Кече яшьтәге мәктәп балаларны үз-үзеңне тоту нормалары белән таныштырдылар, әдәплелек сүзләрен кулланырга өйрәттеләр. Бу эштә елмаю җыры да әдәплелек турында мәкальләр ярдәм итте.

Ә Түбән Кама районының "Балкыш" социаль приютында тәрбияләнүчеләр Мария Шкуркинаның "Әниләр өчен йолдызчык" белән таныштылар. Тәрбияче Анжелика Пушкова балаларга тылсымлы әкият укыды, ә балалар уенчыклар һәм күңел ачулар мөһимрәк, дип нәтиҗә ясадылар.

Шулай итеп, әйләнә-тирә дөньяны һәм табигатьне танып, сәнгать әсәрләре белән танышып, балалар төп кешелек кыйммәтләре турында беләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International