"Восход" ҖЧҖ өлешчә хезмәт хакы буенча бурычларын кайтарды

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.

Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә.

Яшел Үзән районының "Восход" ҖЧҖ конкурс производствосы 66 хезмәткәре алдында 99,0 мең сумлык бурычны өлешчә каплаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International