Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,62% тәшкил итә

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

2019 елның 19 мартына республикада рәсми рәвештә теркәлгән 12 633 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 48 кешегә кимрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,62 % тәшкил итә.

Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 571 вакантлы эш урыны тәкъдим иткән. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,32 кеше тәшкил итә.

Хисап атнасында 608 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 570се элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 28 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International