23 майда Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсез гражданнар һәм эш эзләүче гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрә.
Чара барышында эш эзләүчеләр предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән әңгәмә кора, вакансияләр турында тулы мәгълүмат ала алалар: эш графигы һәм характеры, хезмәткә түләү системасы, квалификация таләпләре һ. б.
Вакансияләр ярминкәсе Лениногорск шәһәре, Гагарин урамы, 31 нче йорт (Лениногорск политехник көллияте) адресы буенча узачак. Ярминкә 10.00 сәгатьтә башлана.