Әлмәттә "Тукта ВИЧ/СПИД!"  акциясе

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

 14- 19  май көннәрендә   социаль-мәдәни  инициативалар  Фонды   ярдәмендә   СПИД корбаннарын  искә  алу көненә  багышланган  чираттагы    "Тукта  ВИЧ/СПИД" Бөтенроссия  акциясе  уза.

Әлеге акция кысаларында,  17  нче майда,   Әлмәт  шәһәренең  халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре,  шулай  ук  эшсез гражданнар  арасында  ВИЧ һәм үз-үзеңне тоту куркынычсызлыгын  профилактикалау буенча лекция узды. Әлмәт СПИД-үзәгенең  методик –оештыру бүлеге  мөдире Елена Фролова  ВИЧ - инфекцияләргә каршы профилактика һәм көрәшү алымнары турында сөйләде. Лекциягә 56 кеше килде.

Шулай  ук  бу  көнне  хезмәткәрләр,  эшсез  гражданнар,  шулай  ук теләгән  барлык кешеләргә ВИЧ – инфекциягә  түләүсез аноним медицина  экспресс-тесты  үткәрелде. Әлмәт СПИД-үзәге хезмәткәрләре  ВИЧ - инфекцияләрне профилактикалау  буенча  белешмәлекләр  тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International