“Астра” тернәкләндерү үзәгендә танып-белү әңгәмәсе үткәрелде

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

17 майда Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәгендә  дәвалану алучы балалар һәм аларның әниләре өчен “Социаль характердагы гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре” темасына әңгәмә үткәрелде.

Аның максаты – террорчылар тудырган куркыныч шартларда һәм тоткын хәлдә калганда үз-үзеңне дөрес тота белергә өйрәтү иде.

Әңгәмә башында балалар гадәттән тыш хәлләрнең социаль характеры буенча төрле классификациисе белән танышты.  “Җинаятьче булмаска!” дип исемләнгән видео ролик күрсәтелде.

Физик көч куллану белән бәйле булган терроризм һәм аның шартларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, бу ситуациядә куркынычсызлык чаралары турында балаларга тәфсилләбрәк сөйләнде.

Балалар актив катнаштылар: сорауларга җавап бирде, бирелгән ситуацияләрне анализладылар, социаль характердагы төрле шартларда кешеләр гомеренә куркыныч тудыручы  әйберләрне таный һәм бу турыда кирәкле хезмәтләргә хәбәр итәбелүләрен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International