Әгерҗе предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурыч өлешчә түләнде

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.

Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла.

Әгерҗе муниципаль районы предприятиесендә хезмәт хакы буенча әҗәт өлешчә түләнде.

Су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, калдыкларны җыю һәм утильләштерү, пычранган урыннарны бетерү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы "Водоканалсервис" ҖЧҖ 55 хезмәткәренә 384,4 мең сум бурычын кайтарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International