Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге тарафыннан һөнәри белем алуга җибәрелгән эшсез гражданнар "1С операторы: Бухгалтер" курсын үтү турында таныклык алды.
Апрель аенда уку төркеме тупланган иде, аңа өстәмә белем алырга теләк белдергән 8 эшсез гражданин керде. Алар барысы да уку дисциплиналарын тапшырып һәм чыгарылыш эшләрен яклап, укуны уңышлы тәмамлады.
Хәзерге вакытта төягеч йөртүче, күтәргеч механизмнар өчен йөкләрне беркетүче (стропальщик), 1С операторы, ЭВМ операторы һәм чәчтараш һөнәрләр буенча төркемнәр төзелә. Тулырак мәгълүматны 8(85558) 7-15-43 телефоны буенча белергә мөмкин.