Инвалидлар өчен җиһазландырылган эш урыннарын тикшерәләр

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Әлмәт шәһәре мәшгульлек үзәге инвалидларны эш урыны булән тәэмин итү, аларның эш урыннарын  җиһазландыру буенча дөрес мәгълүмат бирелгәнен тикшерү максатыннан эш бирүчеләргә чираттагы сәфәр оештырды.

Бүгенге көнгә "Аппак" авыл хуҗалыгы предприятиесендә, "СМП-Нефтегаз" акционерлык җәмгыятендә, "Татнефтепроводстрой" төзелеш фирмасы" акционерлык җәмгыятендә җиһазландырылган дүрт эш урыны актуаль булып тора.

Сүз уңаеннан, компенсация күләме бер эш урыны өчен 72 мең 690 сум тәшкил итә.

Инвалидларны эш белән тәэмин итү һәм сатып алынган җиһазлар буенча хокук бозулар ачыкланмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International