Минзәләдә балигъ булмаганнар белән толерантлык турында сөйләштеләр

2019 елның 16 августы, җомга

Балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез карашны һәм көч куллануны кисәтү буенча программ тормышка ашыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Марина Гатина шушы көннәрдә тренинг үткәрде. Чарада балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар катнашты.

Тренингның максаты – балаларны «толерантлык» төшенчәсе белән таныштыру, бер-берсенә карата толерант мөнәсәбәт формалаштыру.

Яшүсмерләр актив рәвештә күнегүләр башкардылар, толерант шәхес үзенчәлекләре белән таныштылар. Чара ахырында алар толерантлык белән бәйле үзенчәлекле сүзлек төзеделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International