Яшел Үзәндә “Авылда эшмәкәрлек инициативасы – 2019” проект эшләре муниципаль конкурсы старт ала

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

 “2014-2021 елларда Татарстан Республикасында эшче һәм инженер һөнәрләрне популярлаштыру” программасын 2019 елда гамәлгә ашыру буенча Яшел Үзән районында һөнәри юнәлеш проекты уңаеннан, быелның октябреннән “Авылда эшмәкәрлек инициативасы – 2019” бизнес-проектлар конкурсы старт ала.

Чарада Яшел Үзән муниципаль районы белем бирү учреждениеләренең югары сыйныф укучылары катнашачак. Конкурсны Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе МКУ, Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге һәм Яшел Үзәннең “Яшьлек” яшьләр иҗаты үзәге оештыра.

Бизнес-проектлар конкурсы икътисадның аграр секторындагы эшче һөнәрләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән. Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге авыл укучыларында авыл тормышы, кече эшмәкәрлек, зур булмаган фермер хуҗалыклары, экотуризм үсеше һ.б. белән бәйләнгән һөнәри юлга кызыксындыру тудырырга һәм аларны шул юлга юнәлдерергә планлаштыра. Һәрбер катнашучы үз проектын яклый алачак, ә иң яхшыларын бүләкләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International