Казанда "Балкыш" фестивале лауреатларының хәйрия концерты узды

2019 елның 4 октябре, җомга

Бүген В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында «Балкыш» («Сияние») ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның республика фестивале лауреатларының хәйрия концерты узды.  Быел ул өлкәннәр декадасына багышланган иде. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э. Зарипова да катнашты.

«Балкыш» фестиваленең максаты - олы яшьтәге гражданнарның җәмгыять тормышында катнашу дәрәҗәсен күтәрү, Татарстан Республикасы ветераннарының үзешчән иҗатын үстерү һәм аларны үзешчән иҗат коллективларына җәлеп итү. «Балкыш» оештыру комитетын, алдагы еллардагы кебек үк, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкли.

Фестиваль кунакларын республиканың төрле муниципаль районнары һәм шәһәрләреннән килгән иҗат коллективлары сөендерде, алар үз чыгышларында һәм костюмнарында үз төбәгенең үзенчәлеген күрсәтте.

«Балкыш» («Сияние») ветераннары арасында үзешчән башкаручылар фестивале Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. Фестивальне ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм ТР Мәдәният министрлыгы катнашында ТР ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасының республика советы оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International