Питрәч районында авыл халкын медицина учреждениеләренә китерү буенча эш дәвам итә

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Питрәч муниципаль районының "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге Питрәч районы хастахәнәсе белән берлектә авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләрнеы "Өлкән буын" проектын  "Демография" милли проектын тормышка ашыру уңаеннан районның медицина оешмаларына китерү эшен дәвам итә.

13 ноябрьдә "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге чираттагы тапкыр авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк  гражданнарны медицина учреждениеләренә алып килүне оештырды. 

Көн саен район үзәк хастаханәсенә, ФАПларга һәм амбулаторияләргә 12 дән 20 гә кадәр өлкән яшьтәге гражданнарны профилактик тикшерүләр һәм диспансеризация үтү өчен китерәләр. Медицина учреждениеләрендә аларга чиратсыз хезмәт күрсәтелә.

  — Без кешеләрне поликлиникага алып барып кына калмыйбыз. Шәфкать туташлары бер төркем өлкән яшьтәге гражданнарны хастаханәдә озата бара. Пациентлар белгечләрдә бөтен кирәкле скринингларны һәм тикшерүләрне уза. Районда халыкка медицина ярдәме алай ук уңайлы булмаган ерак торак пунктлар бар. Һичшиксез, бу программа безгә өлкән яшьтәге кешеләрнең ихтыяҗларын күбрәк белергә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, бу авыр тормыш хәлендә калган кешеләрне ачыкларга ярдәм итәчәк, без аларга өйдә социаль хезмәт күрсәтү тәкъдим итә алабыз,— дип сөйләде "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Э.  Хәйруллина.

2019 елның сентябрь һәм октябрь айларында диспансеризация һәм медицина күзәтүләрен узу өчен Питрәч, Надеждино, Олан, Шәле, Богородск, Пимәр, Иске Шигали, Кощаково, Званка, Көек, Шиһазда, Кобяково, Пановка, Екатериновка, Янсуар, Тугаш, Арышхазда, Колай һәм башка торак пунктларыннан 815 өлкән яшьтәге граждан медицина оешмаларына китерелде. Ноябрьдә бу мөмкинлектән 367 өлкән буын вәкиле файдаланачак. Барлыгы 2019 елда бу мөмкинлек 1344 өлкән яшьтәге гражданны колачлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International