Авылда яшәүче әниләргә бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен гаризалар кабул ителә

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Россия Президенты Владимир Путин Россиядә 2018-2027 елларны Балачак унъеллыгы буларак игълан итте, аның уңаеннан яшь гаиләләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән кайбер инициативалар кертелде.

Бу төбәктә яшәү минимумыннан бер ярым тапкыр түбәнрәк керем алган гаиләдә беренче балага түләүләр, ипотека кредиты программасы, кредит буенча ставканы субсидияләү, балалар поликлиникалары төзү, белем бирү сыйфатын яхшырту. 

Бала туганда бер генә тапкыр бирелә торган түләү Республика матди ярдәм үзәгенә, бала туганнан соң алты айдан да соңармыйча мөрәҗәгать иткән очракта гына күчерелә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан да шулай ук, авылда өч елдан да ким яшәмәгән һәм 2018 елның гыйнварыннан бала тапкан яшь хатыннарга бер мәртәбә түләү карары кабул ителде. Шулай итеп, беренче бала анасы 25 яшенә җитмәгән булса, аңарга 50 000 сум түләнә, әгәрдә ана 29 яшендә өченче баласын тапкан булса – аңарга 100 мең сум акча каралган.

Татарстанда беренче бала тапкан 1 685   яшь ана һәм өченче баласы туган  330 хатын-кыз 2019 елның 15 ноябренә яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International