Бөгелмә районының "Ялкын" приютында ата-аналар һәм балалар өчен "Низаг чишүнең оттышлы ысулы" исемле тренинг узды.
Тренинг "Ялкын" социаль приюты белгечләре һәм "Радуга" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплексы үзәге белгечләренең үз-ара эше уңаеннан оештырылды. Катнашучыларга "Салават күпере" коллажын ясарга тәгъдим ителде, бу күнегү гаилә әгъзаларын берләштерүгә, гаилә өчен горурлык хисен үстерүгә мөмкинчелек бирде.
"Оттырышсыз метод" күнегүендә ата-аналар һәм балалар бер-берсенә дусларча киңәш бирде, алар низагтан ничек чыгарга хәл иттеләр. Аннан соң бергә гаиләдә бер-береңне ишетергә һәм тыңларга кирәклеге турында тәкъдим ителгән гомуми әкият иҗат иттелде. Чара ахырында белгечләр "Яшүсмер һәм низаг" темасына буклет рәвешендә методик тәкъдимнәр бирделәр.