Министр Эльмира Зарипованың Халыкара инвалидлар көне уңаеннан мөрәҗәгате

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Ел саен 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Алар – нык һәм көчле рухлы кешеләр, үз үрнәкләрендә ихтыяр көчен һәм тормышны яратуларын, теләсә нинди сырхаулардан көчлерәк икәннәрен исбатлыйлар.

1-10 декабрь көннәрендә Татарстан Республикасында традицион рәвештә Инвалидлар декадасы уза. Бу - мөмкинлекләре чикле кеше проблемаларын хәл кылуга, әлеге эшкә җәмгыятьне җәлеп итүгә, шулай ук яңа кызыклы проектларга һәм инициативаларга старт бирү өчен тагын бер форсат.

Бүген республикада мөмкинлекләре чикле 299 мең кеше яши. Социаль ярдәм чараларын тормышка ашыру Татарстан социаль сәясәтенең инвалидларга карата өстенлекле юнәлеше булып тора һәм шулай булып кала да, социаль-медицина хезмәте, техник тернәкләндерү чаралары күрсәтелә, дару препаратлары, санаторий-курортларга юлламалар белән тәэмин ителә.

2019 елда Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан республика «Демография» милли проекты уңаеннан өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларга озак вакытлы карау системасын булдыру алымнары эшләү буенча 12 сынау төбәге арасына кертелде. Бүгенге көндә система 7 муниципаль районда сынала, ә 2021 елда ул Татарстанның барлык 45 муниципаль берәмлегендә дә кертеләчәк.

Бу елның сентябреннән республикада өлкән яшьтәге авыл кешеләрен диспансерлаштыру һәм скрининглар уздыру өчен медицина оешмаларына китерү проекты тулы күләмдә гамәлгә ашырыла. Моның өчен махсус сатып алынган автотранспорт инвалидларны, шул исәптән арбалыларныларны да тикшерүгә китерергә мөмкинлек бирә.

Инвалид балалар үзләренә карата кайгыртучан һәм аерым сакчыл мөнәсәбәт таләп итә - алар Татарстанда 15 мең. Үсешләре бозылган балаларның тернәкләндерү процессы мөмкин кадәр иртәрәк башлануы бик мөһим, шуңа күрә бүгенге көндә мондый балаларга һәм аларның ата-аналарына иртә ярдәм күрсәтү өстенлекле булып тора. Нәтиҗәле тернәкләндерү һәм тулы канлы уңайлы тормыш өчен шартлар тудыру, уңышлы социальләшүне тәэмин итү, бу балаларда һәм аларның ата-аналарында иртәгәсе көнгә ышаныч тудыру, үз эчке потенциалларын тормышка ашырырга ярдәм итү, җыеп әйткәндә -  социаль хезмәт күрсәтүнең бөтен өлкәсе - әлеге мөһим бурычларны хәл итүгә юнәлтелгән.

Безнең республикада мөмкинлекләре чикле гозерле кешеләргә социаль хезмәт бары тик дәүләт учреждениеләре тарафыннан гына күрсәтелми. Инвалидларга тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтүгә дәүләтнеке булмаган тәэминатчыларны җәлеп итү буенча да эш алып барыла.

Мөмкинлекләре чикле кешеләрне белем алуына һәм эшкә урнашуына кагылышлы мәсьәләләр аеруча игътибар үзәгендә тора. Ел башыннан республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә 3 мең инвалид мөрәҗәгать итте. Аларның һәр икенчесе үз планнарын тормышка ашырып эшкә урнаша алды. Моннан тыш, мәшгульлек үзәкләре инвалидларга һөнәри юнәлеш бирү, психологик ярдәм күрсәтү һәм социаль адаптация, һөнәри белем бирү һәм яңадан укыту буенча да хезмәт күрсәтә.

Җәмгыятьнең социаль, мәдәни һәм спорт тормышында катнашулары сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләрнең тулы канлы тормышларының аерылгысыз өлеше булып тора. Шул максатларда Татарстанда ел саен «Кулга-кул тотынышыйк, дуслар» иҗат фестивале, «Игелек сәнгате» социомәдәни форумы, төрле спорт чаралары һәм турнирлары үткәрелеп килә.

Без алга таба да Татарстан Республикасының тоткарлыксыз шартлар тудырылган, шәфкатьлелек, ярдәм һәм кайгырту кешеләрнең үз-үзен тотышы нормасы булачак территориягә әйләнүенә омтылачакбыз.

Бу мөһим көндә барыгызга да нык сәламәтлек, тирә-юньдәгеләрнең аңлавын һәм хөрмәтен телим. Язмыш сынауларына карамастан, үз көчегезгә һәм мөмкинлекләрегезгә ышанып яшәгез, сезнең ихтыяр көче иксез-чиксез булырга сәләтле!

Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International