Әгерҗе районы"Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр һөнәрләр дөньясы белән танышуларын дәвам итә.
28 ноябрь көнне хезмәт буенча инструктор Александр Егоров җитәкчелегендә балалар Красный бор участок хастаханәсенә экскурсия ясады, анда табиб һөнәре турында күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр. Балалар табибларның сабыйларга дөньяга килергә булышуларын, кешеләргә медицина ярдәмен күрсәтүләрен, дәвалауны билгеләүләрен, сәламәтлекләрен ныгытырга һәм сәламәт булып калырга булышуларын аңладылар.
Экскурсия барышында алар бу һөнәр вәкилләре белән якыннанрак таныша һәм кызыксындырган сорауларга җаваплар ала алдылар.