КФУ волонтерлары «Здравушка» үзәгендә кунакта

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә КФУның физика факультеты волонтерлары ярдәмендә оештырылган бәйрәм узды.

Студентлар үзәктә тәрбияләнүчеләргә һәм аларның әти-әниләренә концерт программасы тәкъдим иттеләр. Бәйрәмнең максаты – балаларны мавыктыргыч физика дөньясы белән таныштыру.

Волонтерлар балаларга үзләренең булачак һөнәрләре, күренекле физиклар һәм аларның ачышлары турында сөйләделәр. Әлеге чара ярдәмендә һәр бала укуларында яңа уңышларга ирешү өчен илһам алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International