ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2017 ел
җомга

Кичә, 2 февраль көнне, Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагылар мультиваркада ботка пешерү буенча мастер-класста катнашты.

 

Бүген Чепья балалар сәнгать мәктәбе филиалы укучылары Әлфия Салихова һәм Чепья авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре җитәкчелеге астында Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә булдылар.

 

Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында “Кошларны ашатыгыз" акциясе узды.

 

Шушы көннәрдә Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында беренчел профсоюз оешмасының йомгаклау җыелышы узды. Чарада Чистай дәүләт һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү учреждение хезмәткәрләренең һөнәр берлеге комитеты рәисе Әнисә Мукминова катнашты.

 

Иске Көшкәт авылында яшәүче Мартынова Елизавета Федоровнага 3 февраль көнне 90 яшь тулды.

 

 

Балтач районы мәктәп укучылары "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләренә кар чистартырга булыша.

 

Бүген Яр Чаллы "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге карамагындагы 22 бала дельфинарийга барды.

 

"Мәрхәмәтлек утравы" проекты кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Кошлар ашханәсе" дип исемләнгән акция узды.

 

2 нче февраль көнне Арча районында  Министрлык карамагындагы  оешмаларның 2016 нчы еллык эш  нәтиҗәләре буенча   коллектив йомгаклау җыелышы булып узды. Җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  Гарифҗанов Р.И. та катнашты.

 

Шушы көннәрдә Балтач районында "Волонтер" үзәге активистлары "Кошларга күчтәнәч" акциясе үткәрде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International