ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 7 нчы февраль көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15 191 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 319 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,74% күрсәткечендә саклана.

 

2017 нчы елның 7 нчы февраль көненә Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 4595 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 94 кешегә күбрәк.

 

Бүген Зәй районында халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау органнары хезмәткәрләренең 2016 елның нәтиҗәләре буенча киңәшмәсе узды.

 

Казан халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автоном учреждениясының Авиатөзелеш районындагы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булеге психологы балигъ булмаган 11-13 яшьлек балалар өчен тренинг элементлары кергән «Киләчәгебезне планлаштырабыз»  дип исемләнгән төркемле дәрес уздырды.

 

Кичә Яшел Үзән районында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең яшәү шартларын тикшерү максатыннан ведомствоара комиссия рейд үткәрде.

 

"Яшел планета" программасын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чираттагы чара узды.

 

15 нче февральдә Казан шәһәре Совет районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

 

ТАССР оешканга 100 еллыгы уңаеннан Арча “Өмет чаткысы” балалар тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр “Казан арты” тарих - этнография музеенда булдылар.

 

 

Кичә Аксубай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре “Ничек бизнес ачарга” темасына багышланган мастер-класста катнашты.

 

ТАССР оешканга 100 еллыгы уңаеннан Аксубай "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Татарстан-безнең уртак йортыбыз" дип исемләнгән чара узды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International