ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2017 ел
чәршәмбе

2017 нчы елның 28 нче февраль көненә Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 4697 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 41 кешегә азрак.

 

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 28 нче февраль көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15 333 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 264 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,74% күрсәткечендә саклана.

 

 

Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырды.

 

Шушы көннәрдә Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге 7 ата-ана һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре белән очрашу оештырды.

 

Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 2016 елдан бирле “Сәламәтлек чишмәсе” программасы гамәлгә ашырыла. Әлеге программа кысаларында өлкәннәр белән эшләгәндә “Гарденотерапия” инновацион технологиясе кулланыла.

 

Ведомствоара комиссиянең графигы буенча Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең яшәү шартын тикшерү максатыннан чираттагы күчмә чара оештырды.

 

 

 

Бүген, 1 мартта, балалар иҗат йорты волонтер – укытучысы Юлия Васильева Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бумагопластика буенча мастер-класс үткәрде.

 

 

Кичә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министр урынбасары Юлия Абдреева Кама Тамагы районына эшлекле сәфәр кылды.

 

Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре “Балигъ булмаганнар арасында суицидны профилактикалау” темасына түгәрәк өстәл утырышы оештырды.

 

Алдагы көндә Лениногорск районы Старошугуровск авыл җирлегендә ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумының күчмә утырышы узды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International