ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Казан шәһәре Совет районының 9 предприятиесе бүген "ИТ-Парк" бинасында узган вакантлы эш урыннары ярминкәсендә катнашты. Алар арасында МУП ПАТП-2, Казан шәһәре Совет районы хәрби комиссариаты, "Таттелеком" Казан электр элемтәсе идарәсе һәм башкалар булды.

 

Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 30.03.2017 597№ күрсәтмәсе нигезендә 2017 елның 30 мартыннан 24 апреленә кадәр Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар өчен Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының грантларын алуга конкурска гаризалар кабул итү үткәреләчәк.

 

12 апрель, космонавтика көнендә, Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар космик сәяхәт кылды.

 

Ел саен Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә бөек татар шагыйре, язучы Габдулла Тукай иҗатына багышланган шигырҗләр уку уза.

 

"Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге педагогы Наилә Турова тернәкләнү курсы узучы балалар өчен Кукмара туган якны өйрәнү музее экскурсия оештырды.

 

2017 нчы елның 11 нче апрель көненә Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1554 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 63 кешегә азрак.

 

Кичә Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Вероника Шәрифуллина һәм социаль педагог Агафья Хәертдинова "Космос" дип исемләнгән чара үткәрде.

 

2017 елның 12 апрелендә тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар “Укучылар сараена” кунакка барды. Казан шәһәренең Кызыклы фән һәм техника йортыннан килгән белгечләр “Космос һәм техника дөньясында” дигән кызыклы чара үткәрде. Кунакта  мәктәп укучылары да бар иде.

 

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 11 нче апрель көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15 092 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 213 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,73% күрсәткечендә саклана.

 

"Язгы игелеклек атнасы" акциясе кысаларында Менделеевск "Өмет яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә Менделеевск шәһәре Балалар сәнгать мәктәбе педагоглары тарафыннан "Язгы кәеф" дип исемләнгән хәйрия концерты оештырылды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International