ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 5 октябрендә Зәй эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Чарада "ФордСоллерЕлабуга" ҖЧҖ, "Домкор Индустрия" ҖЧҖ, "Таттелеком", "МТ-Групп" ҖЧҖ һ.б. катнашачак.

 

2017 елның 6 октябрендә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы территориаль органнарның базасында, республика шәһәрләре һәм районнарының администрация һәм күп функцияле үзәкләрендә бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр.

 

 

Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Гөлнара Бениньина өлкән яшьтәге кешеләр өчен релаксации элементлары белән сеанс үткәрде.Чарада 9 кеше катнашты.

 

Бөгелмә "Радуга" үзәгендә "Аеруча йөрәк" клубының чираттагы очрашуы узды.

 

Өлкәннәр Декадасы кысаларында "Волонтер" иреклеләр үзәге активистлары социаль педагог Наталья Закирова җитәкчелегендә "Чәчәкләр Сезнең өчен!" акциясе үткәрде.

 

 

Көзге игелек атнасы кысаларында Лениногорск "Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә төрле "Изге" чаралар үткәрелде.

 

 

"Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Буа районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре мәктәп укучылары өлкәннәргә адреслы ярдәм күрсәтте.

 

«Матур истәлек» - кошлар өчен җимлек ясау

“Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы” кысаларында 2017 нче елның 30 сентябрендә “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсе территориясе- “Хәйриячеләр аллеясендә” өлкәннәр hәм инвалидлар  көче белән  кошлар өчен җимлекләр  ясап куелды. Алар бу эшне  чын күңелдән  һәм зур җаваплылык белән башкардылар.

 

 

"Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Гулиея Мифтахова һәм Эльмира Гарафутдинова Рәмзия Миннемуллина гаиләсендә булдылар.

 

 

 Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар өчен “Хыял”  Яшьләр үзәге хезмәткәрләре “Көй тану” уенын уздырдылар.

 

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International