ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

 

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 3 нче октябрь көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 11 754 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 319 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,57% күрсәткечен тәшкил итте.

 

Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ветераннар -  учреждениядан лаеклы ялга киткән пенсионерлар белән белән очрашу узды.

Өлкәннәр көненә багышланган чара социаль яклау бүлеге башлыгы Светлана Җәмәлиеваның һәм "Тылсым" үзәге директоры урынбасары Нурсия Мөбәракованың тантаналы котлаулары белән башланып китте.

 

Өлкәннәр Декадасын үткәрү һәм социаль-тернәкләндерү бүлегендә ел саен уздырыла торган Республика акциясе кысаларында Меделеевск "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен "Яңа шәһәр" коллективы концерт оештырды.

 

Агымдагы елның  3 нче октябрендә  Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  өлкән буын кешеләргә хөрмәт, кайгыртучанлык күрсәтү максаты белән  тантаналы чара булып узды. Чарада 69 кеше катнашты.

 

Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар өчен чәй табыны оештырдылар, азык-төлек наборы тапшырдылар.

 

 

 

Көзге игелек атнасы кысаларында Менделеевск "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Көзегез җылы булсын" акциясе старт алды.

 

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Казан халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 3849 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 19 кешегә азрак.

 

 

Минзәлә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге өлкәннәр һәм эшсезләр өчен махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе оештырды.

 

 

2017 елның 28 сентябрендә Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгенең конференц залында шәһәребез оешмаларының кадрлар белән эшләү бүлеге белгечләре өчен семинар-киңәшмә үтте. Семинар-киңәшмәдә  катнашу бушлай, моннан тыш катнашучыларга  методик материаллар өләшенде.

Физик мөмкинлекләрне чикле гражданнарны эшкә урнаштырудагы кыенлыклар  турында мәшгульлек үзәге директоры Т.А.Быданова чыгыш ясады.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International