ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 10 ноябрендә мәшгульлек үзәгендә “ТР билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән ким итмичә муниципаль берәмлекләрдә урнашкан оешмаларда хезмәткәрләргә хезмәт хакын түләү һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, керемнәрне легальләштерү буенча территориаль комиссияләр тарафыннан кабул ителә торган чаралар” дип аталган киңәшмә үтте. Биредә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Гафаров М.Р. катнашты.

 

Бу минутларда "Татарстан-24" телеканалында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашында “Төп яңалыклар” программасының чираттагы чыгарылышы бара.

 

Балигъ булмаганнарны дәрестән тыш һәм каникул вакытында эш белән тәэмин итү кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең белгече Римма Борисова социаль ярдәм алучы 35 бала өчен циркка экскурсия оештырды.

 

"Бергә булдырабыз" проектын тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәре администрация башлыгы Наил Мәһдиев "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында булды.

 

һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Зәй мәшгульлек үзәге белгечләре мәгариф оешмалары белән актив хезмәттәшлек итә.

 

Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында чираттагы һөнәри юнәлеш бирү дәресе узды.

 

 

Шушы көннәрдә “Социаль туризм” программасы буенча социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендәге мөмкинлеге чиклеләр кешеләр hәм пенсионерлар Чепьяда урнашкан “Халыклар дуслыгы” музеенда сәяхәттә булып кайттылар.

 

Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар спортчы-инвалид район җыелма командасы составында Алабугада узган мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында кул көрәше буенча республика чемпионатында катнашты.

 

 

13 ноябрьдә Әлмәттә гомер итүче Бөек Ватан сугышы инвалиды Габдулбари Габдрахимовка 93 ел тулды.

 

   Питрәч  «Шатлык приютында тәрбияләнүчеләр тәрбияче  Апакимова Р.Х. белән "Җир – безнең уртак йортыбыз!" дип исемләнгән экологик тәрбия дәресе уздырдылар, әлеге дәреснең максаты -  табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, табигатьтәге экологик тигезлекне саклауга омтылу.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International