ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 14 нче октябрь көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 11 592 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 9 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,56% күрсәткечен тәшкил итте.

 

Үз эшен ачарга субсидия алган гражданнар эшчәнлеген контрольдә тоту максатыннан Лаеш халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 2016-2017 елларда үз эшен ачкан эшмәкәрләргә выезд үткәрде.

 

 

Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге логопеды балалар белән эшләгәндә "Вибрационный пол" инновацион җиһазы кулланып, дифференциацияләнгән шәхси массажы куллана.

 

Иртәгә "АиФ-Казан" редакциясендә Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева белән туры линиядә әңгәмә узачак.

 

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Казан халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 3672 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 36 кешегә азрак.

 

 

2017 елның 15 ноябрь көнендә Спас районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Казан "Бинк" социаль-эш клубы психологы белән бергә Кадет мәктәп-интернаты укучыларына һөнәри юнәлеш бирүче хезмәтләр күрсәтте.

 

 

"Ата-аналар кунакханәсе – тәрбияләү серләре" программасы кысаларында Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә балигъ булмаганнарга карата җәбер-золымны кисәтү профилактика системасы субъектлары белән очрашу оештырылды.

 

13 ноябрь – Халыкара сукырлар көне һәм шушы уңайдан “Ак таяк ил буйлап атлый” дигән бөтенрәсәй акциясе кысаларында Яр Чаллы шәһәрендәге “Бердәм Россия” җирле бүлегенең Үзәк районында урнашкан җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Түгәрәк өстәл үтте.

 

«Лесенка здоровья» программасын тормышка ашыру кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Татьяна Евлентьева мөмкинлекләре чикле балалар өчен төркемле дәрес үткәрде.

 

"Жизнь прекрасна!" программасын тормышка ашыру кысаларында “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Ләйсән Насыйрова Князев урта гомуми белем бирү мәктәбе 8 нче сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүче әңгәмә үткәрде.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International