Биектау районында балалар белән профилактик әңгәмәләр үткәрделәр

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау буенча максатчан республика программасы һәм «Синең сайлау» оператив-профилактик чарасы кысаларында Биектау районының 1 нче социаль участогында социаль куркыныч төркеменә кергән балалар белән әңгәмәләр узды. Чараны «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча полиция бүлеге инспекторы Айнур Закиров оештырдылар.

Чарада 12 балигъ булмаган бала катнашты. Алар белән балигъ булмаганнарны деструктив эшчәнлеккә, шул исәптән экстремистик эшчәнлеккә, законсыз массакүләм акцияләргә җәлеп итү омтылышларын нейтральләштерү, яшүсмерләр мохитенә суицидаль тәртипне һәм мәгариф оешмаларында көч куллануны пропагандалаучы мәгълүматны кертүгә каршы тору ысуллары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International