Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә чираттагы киңәшмә узды

2017 елның 28 апреле, җомга

Бүген, 28 апрельдә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә чираттагы "түгәрәк өстәл" утырышы узды.

Чарада "Васильевская СОШ №3” МБОУ, 1№ Балалар бакчасы, 15№ Балалар бакчасы, балалар иҗаты үзәге вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Очрашу кысаларында һөнәри стандартлар нигезендә вакансияләрнең хезмәт функцияләре, эшкә алу шартлары, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.

Чара ахырында барлык катнашучыларга да халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мәгълүматы тупланган буклетлар өләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International