Татарстан Республикасы Көне һәм Корбан гаете эшләми торган бәйрәм көннәре булачак

2017 елның 23 августы, чәршәмбе

Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең ял көннәре хакында күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

Татарстан Республикасының "Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар" 19.02.1992 елгы 1448-XII№ Законы нигезендә 30-нчы август – Татарстан Республикасы Көне һәм Корбан гаете – эшләми торган бәйрәм көннәре булачак.

Корбан бәйрәме ТР Президенты Указы белән билгеләнә. 2017 елның 19 май көнендә № ПУ-401 “2017 елда Ураза һәм Корбан гаетен уздыру көннәрен билгеләү” турында Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә 2017 елды Корбан бәйрәме башлану көне 1 сентябрьгә туры килә.

Шул рәвешле, 2017 елда биш көнлек эш атнасында 30 нчы август һәм 1 нче сентябрь көннәре ял көннәре булачак. 29 һәм 31 августта эш көннәре бер сәгатькә кыскартылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International