Хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү

Социаль хезмәт күрсәтү оешмалары тарафыннан бәйсез бәяләү җәмәгать контроленең бер формасы булып тора. Максаты - социаль хезмәт алучыларга хезмәт күрсәтүчеләр турында мәгълүмат җиткерү, аларның эшчәнлек сыйфатын яхшырту. 
Социаль хезмәт күрсәтү оешмалары тарафыннан бәйсез бәяләү түбәндәге шартларны күздә тота: социаль хезмәт күрсәтүче оешмаларның үзләре турында мәгълүматны ачык белдерүе, социаль хезмәтләр күрсәтү һәм алу шартларының уңай булуы, социаль хезмәтләр күрсәтүне алу өчен көтү вакыты, социаль хезмәт күрсәтүче оешмаларның әдәплелеге, хәбәрдарлыгы, хезмәтләрнең сыйфаты белән канәгатьлеге. 
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы социаль хезмәтләр күрсәтүче учреждениеләр турында тулырак мәгълүмат http://sobes.tatarstan.ru/ сайтында тәкъдим ителгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International