04.06.2012

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ХЕЗМӘТ, ЭШ БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТҮ ҺӘМ СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ

                                                                                                               

ПРЕСС-РЕЛИЗ

Урыны: Татарстан

Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы

 

 

Вакыты:

2012 нче елның 4 июне, 12.45

Чараның исеме:

Яңа интернет проект презентациясе

 







4 июньдә Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы бинасында яңа интернет проектны презентацияләү булачак.

Хәзер эш бирүчеләр һәм эшсезләр бер-берсен бик җиңел, мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә таба алачаклар. Иртәгә ТР эш белән тәэмин итү хезмәте порталында махсус интернет-мәйдан үзенең эшен башлап җибәрә.

Бу проект Татарстан өчен генә түгел, ә бәлки бөтен Русия өчен кабатланмас һәм бердәнбер. Проектның асылы әлеге мәйданда эш бирүчегә булачак хезмәткәр хакында тулырак мәгълүмат бирергә сәләтле видеорезюме урнаштыра алу мөмкинлегеннән гыйбарәт.

Бу проектның тагын бер өстенлеге - онлайн-әңгәмә үткәрә алуда. Хәзер эш бирүчеләр әңгәмәне интернет аша гына уздыра ала. Бу бигрәк тә башка шәһәрләрдә яшәүче кандидатлар өчен бик уңайлы булыр дип көтелә, чөнки алар белән видеоконференция режимында сөйләшеп булачак.

Интернет-мәйданның эш тәртибе гади: эш бирүче яки эзләүче сайтта теркәлү узарга, шәхси кабинет булдырырга (вакансияне шәрехләргә яки резюме тутырырга), сорау язуы калдырырга тиеш. Алга таба эш эзләүчегә дә, эш бирүче өчен дә ике юл кала. Алар бер-берсен мәгълүмат базасы аша турыдан-туры табышалар. Яки инде һәр ике якның да өметләрен һәм                                                                                                                                                                                                                                                                              таләпләрен акларлык уртаклыкларны таба алучы орган - эш белән тәэмин итү үзәге аша күрешү юлы кала.

Эш белән тәэмин итү үзәге эш бирүче һәм эзләүче арасындагы мөнәсәбәтләрнең ике юлын да күзәтеп тора. Бу хезмәт законнарын саклау, үтәүне контрольдә тотарга ярдәм итәр дип көтелә. Мисал өчен, эш бирүче ниндидер сәбәпләр белән хезмәткәрне дискриминацияли икән, бу эш буенча шунда ук профильле органнар тарафыннан тиешле чаралар күреләчәк. Яки эш бирүче хезмәткәргә берничә ай хезмәт килешүеннән башка гына эшләп торырга тәкъдим итеп, аннан соң  эшкә алмаска карар кылды ди. Компетентлы органнар бу очракта да  хезмәткәрнең хокукларын яклап чыгачаклар.

Әлеге яңа интернет-мәйданга Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы рәсми сайты һәм ТР хезмәт базары порталы аша керергә мөмкин.

 

  



Тулы текстны карарга

артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International