Хезмәт алучылар регистры

Социаль хезмәт алучыларның регистрын формалаштыру һәм алып бару Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла

Татарстан Республикасында социаль хезмәт алучыларның регистрын алып барганда социаль хезмәт алучыларның шәхси мәгълүматларын яклау Россия Федерациясе законнары нигезендә тәэмин ителә.

 

 

Социаль ярдәм алучылар регистры социаль ярдәм турында түбәндәге мәгълүмаитларны үз үченә ала:

- хисап язмасының теркәү номеры;

- фамилиясе, исеме, атасының исеме;

- туган көне;

- җенесе;

- адрес (яшәү урыны), элемтә өчен телефон;

- шәхси исәп-хисап счетының иминият номеры;

- паспорт, паспорт номеры яки шәхесне раслаучы башка документның мәгълүматлары, әлеге документларны бирү датасы һәм бирелгән органның исеме.;

- социаль хезмәт күрсәтү турында мөрәҗәгать итү датасы;

- шәхси программаның рәсмиләштерү датасы һәм номеры;

- индивидуаль программаны тормышка ашыручы социаль хезмәт күрсәтүченең яки тәэмин итүченең исеме;

- социаль хезмәтләр күрсәтү турында төзелгән килешү нигезендә социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучыга бирелә торган һәм күрсәтелә торган социаль хезмәтләр исемлеге, социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучы өчен тарифлар, бәя, финанслау чыганаклары, аларны күрсәтү вакыты һәм нәтиҗәләре.

 

 

Реестрдагы мәгълүмат социаль хезмәт кхрсәтүчеләргә, аларның мөрәҗәгатьләре нигезендә җибәрелә.

Социаль хезмәт алучылар регистрын формалаштыру һәм алып бару буенча тәкъдимнәр Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының 25.07.2014 ел, 485нчы боерыгы белән расланган;

“Татарстан Республикасында социаль хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр реестрын һәм социаль хезмәтләрдән файдаланучылар регистрын формалаштыру һәм алып бару турында”

Татарстан Республикасында социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучылар регистрын формалаштыру һәм алып бару тәртибе ТР МКның 2014 елның 23 декабрендәге №1012 карары белән расланган

Соңгы яңарту: 2020 елның 18 марты, 09:23

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International