ДКУ "Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге"

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Республика ресурс үзәге» дәүләт казна учреждениесе (алга таба - – Учреждение) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының аерым дәүләт казна учреждениеләрен кушу рәвешендә үзгәртеп кору турында» 2017 елның 1 мартындагы 124нче номерлы карары нигезендә, «Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының кадрлар әзерләү һәм тармакны үстерү комплекслы үзәге» дәүләт казна учреждениесен һәм «Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә республика мәгълүмат-методик үзәге» дәүләт казна социаль хезмәт күрсәтү учреждениесен кушу рәвешендә үзгәртеп кору юлы белән төзелде.

Учреждениенең эшчәнлек асылы - министрлыкка караган дәүләт социаль хезмәт күрсәтү оешмаларын һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрен кадрлар белән, мәгълүмати-методик һәм матди-техник тәэмин итү.

Дәүләт хезмәтләрен күрсәтү, дәүләт функцияләрен башкару һәм (яки) үтәү буенча министрлык функцияләрен тормышка ашыруда катнашу учреждениенең төп максаты булып тора.

Социаль хезмәт күрсәтү ччреждениенең төп эшчәнлек төре булып тора. Эшчәнлекнең төп төре кысаларында оешма законнарда билгеләнгән тәртиптә түбәндәге хезмәтләр (эшләр) күрсәтә (башкара): квалификацияне күтәрүнең өстәмә һөнәри программаларын гамәлгә ашыру; капиталь төзелеш объектларын төзегәндә, реконструкцияләгәндә һәм капиталь төзекләндергәндә заказчы, төзүче тарафыннан төзелеш контролен үткәрү; мәгълүмат ресурсларын һәм мәгълүмат базаларын алып бару; фәнни-методик тәэмин итү.

Безнең координаталар:

Адрес: 420044, Казан ш., Волгоград ур., 47

E-mail: rrc.kzn@tatar.ru

Сайт: http://social-profi.ru/

Директор: Горшунова Марина Валентиновна

Тел.:: (843) 522-87-80

Факс: 522-87-70

Соңгы яңарту: 2023 елның 29 июне, 15:09

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International