Зәй предприятиесе хезмәткәре «Өлкән буын» проекты кысаларында яңа күнекмәләр ала

2020 елның 29 мае, җомга

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында «Смак» ҖЧҖ үз хезмәткәре Ирина Токмашеваны укыту буенча чараларны гамәлгә ашыру өчен төбәк һәм федераль бюджетларыннан субсидия алды.

20 май көнне «Смак» ҖЧҖ хезмәткәре «Пешекче-кулинар» программасы буенча индивидуаль уку курсына кереште. Белем бирү хезмәтен «Эверест» укыту үзәге күрсәтә.

Әйдәп баручы пешекче Марат Харисов җитәкчелегендә Ирина Токмашева югары кухня серләре һәм актуаль трендлар белән танышачак. Индивидуаль курс үз эченә минимум теория һәм максимум практика ала, бу кыска вакыт эчендә кулинария шедеврлары ясарга өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк.

Уку нәтиҗәләре буенча тыңлаучы үзенең төп белемнәрен баетачак, төрле кухняларының популяр ризыкларын хәзерләүнең яңа рецептларын һәм алымнарын беләчәк. Кондитер эше үзенчәлекләренә аерым игътибар биреләчәк.

Укулар июнь уртасына кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International