«Балкыш» социаль приютында экологик дәрес узды

2020 елның 14 июле, сишәмбе

«Дару үләннәре дөньясы – табигатьнең иң зур могҗизасы. Безнең ата-бабаларыбыз шифалы үләннәр турында яхшы белгәннәр һәм алар белән күп кенә авыруларны дәвалаганнар», – дип сөйләде өлкән төркем кызларынаТүбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Елена Паранина.

Экологик дәрес кысаларында белгеч балаларга Россия территориясендә үсә торган дару үләннәре турында сөйләде. Дәреснең теоретик өлешеннән соң тәрбияләнүчеләр приют территориясендә дару үләннәрен эзләргә кереште.

«Без болыннар һәм кырларга битараф булмаган балаларны тәрбияләргә телибез, матурлыкка сокланып, һәр чәчәк яки үләннәрнең файдасын күрә белгән балаларыбыз булсын иде», – дип нәтиҗә ясады практик дәрескә Елена Паранина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International