«Ышаныч» үзәгендә хезмәт алучы ханым 80 яшен билгеләп үтте

2020 елның 7 августы, җомга

Шушы көннәрдә Яр Чаллының «Ышаныч» комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучы Валентина Григорьевна Салмина үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Валентина Григорьевна 1940 елда Югары Ослан районының Куралово авылында туа. Балачагы ач сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килә. Белемгә тартылуы булу сәбәпле, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Валентина Григорьевна училищега укырга керә. Белем алгач, туган авылында хисапчы булып эшкә урнаша.

Саннар белән эшләүне Валентина Григорьевна Яр Чаллы шәһәрендә дә дәвам итә, анда ул 1974 елда күченә.

Бүгенге көндә өлкән яшьтәге кешене кызы карый, гаиләгә социаль хезмәткәр Римма Садаева булыша.

Туган көнендә «Ышаныч» комплекслы үзәге белгечләре юбилярга сәламәтлек, иминлек, тыныч күк йөзе, озын гомер, якыннарының игътибарын тоеп яшәргә теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International