Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Д. В. Җамалетдинова «Мозартика» программасы буенча тернәкләндерү-уен дәресе үткәрде. Чарада «Преодоление» клубына йөрүче балалар катнашты.
Мозартика уеннарын кулланып үткәрелгән дәресләрнең төп максаты – баланың эчке дөньясы, аның хис-кичерешләре, яшәү мәнфәгатьләре, интеллектуаль күренешләр, аның үз-үзенә, башка кешеләргә, дөньяга карашы белән эшләү.
Уен барышында балалар кәефләрен чагылдыра торган композиция ясадылар һәм эш нәтиҗәләреннән бик канәгать калдылар. Психолог сүзләренә караганда, мондый дәресләр катнашучыларга үз-үзеңне хөрмәт итү һәм үз-үзеңне кабул итү буенча уңай тәҗрибә тупларга ярдәм итә.