«Ышаныч» белгечләре социаль хезмәт алучылар белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрделәр

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре квартал саен балигъ булмаган балаларның ата-аналары белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар үткәрәләр.

Профилактик чаралар гражданнарның үз тормышы һәм әйләнә-тирәдәгеләр өчен җаваплылыгын формалаштыру, гадәттән тыш хәлләр килеп чыгудан кисәтү, шулай ук куркыныч вакытында үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәтү максатыннан үткәрелә.

Белгечләр балаларның өйдә ялгыз калуы очракларына аерым игътибар бирә. «Ышаныч» вәкилләре янгын чыкмаска, өлкәннәр балигъ булмаганнарны ут, газ, электр белән сак булырга, кече энеләрен һәм сеңелләрен игътибар белән карарга өйрәтергә тиеш, чөнки янгыннарның күбесе балалар шуклыгы белән бәйле дигән фикер әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International