Эльмира Зарипова Халыкара өлкәннәр көне алдыннан үткәрелгән брифингта катнашты

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында «2020 елда Татарстан Республикасында өлкәннәр декадасын үткәрү турында» дигән темага брифинг узды. Чарада ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры вазифаларын башкаручы Эльмира Зарипова да катнашты.

Бүген Татарстанда өлкән яшьтәге 952,7 мең кеше яши. Алар арасында 187 кеше 100 яшьтән олырак.

Э. Ә. Зарипова үз чыгышында өлкән буын кешеләренә социаль ярдәм чаралары турында сөйләде. Министр вазыйфаларын башкаручы «Демография» милли проекты кысаларында Татарстанда гамәлгә ашырыла торган чараларга аерым игътибар бирде.

Әйтик, 2019 елдан Татарстан Республикасында «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарга һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү оештырылды. 2019 елда пенсия алды яшендәге затлар бушлай белем алды, ә 2020 елда илкүләм проектта катнашучылар категориясе киңәйтелде – 50 яшькә җиткән барлык гражданнар да укый ала.

2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Россия Федерациясе субъектлары арасында укулар узган пенсия алды яшендәге гражданнар саны буенча беренче урын алды. Программада 261 эш бирүче катнашты. Пенсионерларны 344 позиция буенча 138 оешма укытты.

Эльмира Зарипова сүзләренә караганда, укыту булган мәшгульлекне саклап калырга гына түгел, ә функционалны киңәйтү яки катлаулы җитештерү бурычларын үтәү хисабына хезмәт хакын 7дән 14 % ка кадәр арттырырга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International