Лениногорск балалары туган як мәдәниятен һәм тарихын өйрәнә

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль эш буенча белгече «Минем яраткан Татарстаным» дип исемләнгән дәрес үткәрде.

Дәрестә катнашучылар «Татарстан тарихы» видеоролигын карадылар, республиканың төрле районнарының истәлекле урыннары белән таныштылар, тарихи урыннар турында белделәр, районнарның геральдикасын өйрәнделәр, татар милли бәйрәмнәрен һәм гореф-гадәтләрен искә төшерделәр.

Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре катнашында чара Zoom ярдәмендә коронавирус йогышы таралуны кисәтү максатыннан үткәрелде. Дәрес ахырында катнашучылар оештыручыларга белемнәрен кызыклы фактлар белән тулыландыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр.

Чарада 13 балигъ булмаган бала социаль хезмәт алучылар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International