«Цифрлы икътисад» милли проекты кысаларында шәхси цифрлы сертификатлар бирү башланды

2020 елның 23 октябре, җомга

Бүгенге көндә Татарстанда хезмәткә сәләтле халык арасында цифрлы икътисад компетенцияләрен формалаштыру өчен дәүләттән шәхси цифрлы сертификатлар рәвешендә стимуллаштыра торган түләүләрне гамәлгә ашыру дәүләт системасы буенча эш алып барыла.

«Цифрлы икътисад өчен кадрлар» эш төркеме карары белән Татарстан Республикасы шәхси цифрлы сертификатлар системасын гамәлгә ашыруда катнаша торган Россия Федерациясенең 48 субъекты исемлегенә кертелгән.

Шәхси цифрлы сертификатлар ярдәмендә Россия халкы ясалма интеллект, программалаштыру һәм ИТ-продуктлар булдыру, сәнәгать дизайны һәм 3D-модельләштерү, киберкуркынычсызлык һәм мәгълүматны саклау, цифрлы маркетинг, цифрлы дизайн һ.б. юнәлешләр буенча өстәмә һөнәри белем алырга мөмкин.

Россия Федерациясе гражданнары сертификат алу өчен 2020 елның 15 октябреннән 30 октябренә кадәр цифровойсертификат.рф сайтында гариза бирә алалар. Аннары мәгълүматны раслау өчен паспорт һәм диплом күчермәсен беркетеп, онлайн-диагностика узарга һәм каталогта программа сайларга кирәк. Гражданнар өчен катнашу шарты – 18дән алып 65 яшькә кадәр булу һәм урта һөнәри яки югары белемгә ия булу.

2020 елның 1 ноябреннән 25 ноябренә кадәр шәхси цифрлы сертификатлар алучыларны укыту була. Быел уку тулысынча дистанцион форматта уза, курс тәмамлангач, тыңлаучылар квалификация күтәрү турында рәсми таныклык алачак.

Курслар башлангыч, база һәм алдынгы дәрәҗә әзерлеге булган кулланучылар өчен исәпләнгән. Шәхси цифрлы сертификатлар системасында катнашу өчен гариза бирү сораулары белән 8 800 600 35 15 кайнар линия телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International