2021 елга Министрлыкның төп максатлары һәм эш күрсәткечләре өчен ачык тавыш бирү төгәлләнә

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Татарстанда 2021 елга республика министрлыкларының, шул исәптән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының төп максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча ачык онлайн-тавыш бирү төгәлләнә.

Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатлары һәм бурычларын гавами формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

Беренче этап барышында Министрлык тармак белгечләреннән иң мөһим юнәлешләр һәм якын арада эш индикаторларыннан тәкъдимнәр җыйды.

Беренче этап барышында Министрлык якын киләчәккә иң мөһим юнәлешләр һәм эш индикаторлары буенча экспертлардан тәкъдимнәр җыйды. 22 октябрьдә узган Иҗтимагый совет утырышы нәтиҗәләре буенча ачык онлайн-тавыш бирүгә киләсе елга төп максатлар һәм бурычлар буенча 15 тәкъдим кертелде. Аларның иң өстенлеклеләрен тавыш бирү ярдәмендә татарстанлылар билгеләячәк.

Халык арасында сораштыру 2020 елның 1 декабренә кадәр дәвам итә.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының төп максатлары һәм эш күрсәткечләре өчен тавыш бирү өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталында авторизация үтәргә һәм «Халык сораштырулары» сервисына күчеп, тавыш бирергә кирәк (https://open.tatarstan.ru/polls/). Татарстанлылар министрлык экспертлары формалаштырган максатлар һәм бурычлар өчен тавыш биреп кенә калмыйча, үз вариантын да тәкъдим итә алалар.

Иң күп тавыш җыйган тәкъдимнәр Министрлыкның Иҗтимагый советы каравына кертеләчәк. Нәтиҗәдә 2021 елга биштән алып җидегә кадәр өстенлекле максат билгеләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International